2018 елның 8 нче декабрендә Лениногорск шәһәрендә гаилә бәйрәмен билгеләп үтүче Вилдановлар гаиләсе өчен Мендельсон маршы яңгырады. Йосып улы Инзир белән Сәбирҗан кызы Нурсидә бала чактан ук бер-берсен белеп үсәләр. Еллар узган саен бала чак дуслыгы мәхәббәткә әверелә. Һәм 1963 елның 2 нче декабрендә алар беренче тапкыр бер-берсенә ир белән хатын сүзләрен әйтеп, Татарстан АССР Лениногорск районы Тимәш авылында никахларын рәсми рәвештә терки. Алар өч бала үстереп үзләренең гомер буена тупланган тормыш тәҗрибәләрен оныклары белән дә бүлешәләр.
Бүлек белгечләре юбилярларны чын күңелдән котлап юбилей таныклыгы тапшырды. Шулай ук юбилярлар Лениногорск районының гаилә бәйрәмен билгеләп үтүче парларның Почет кенәгәсенә имзаларын куйдылар.
Тантанага Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы чакырылган иде. Ул Вилдановлар гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә бәхете теләп район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.