2018 нче елның 4 декаберндә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 60 ел бергә гомер кичерүче Хаевлар Габделбар Барый улы һәм Нурзия Зиннур кызы гаиләсе чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.