Нурлат хатын-кызлары хәзерге гаиләнең мөһим проблемалары турында фикер алыштылар

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Нурлат районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гомәрова Л.С., район хатын-кызлар советы әгъзасы буларак, "Хәзерге гаилә: традицияләр, чынбарлык һәм өметләр"дигән темага багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты. Түгәрәк өстәлнең төп темасы булып бүгенге гаилә темасы алынуы очраклы түгел. Биредә күп балалы һәм яшь әниләр, опекуннар, кыз балалар – гаилә һәм белем бирү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеге, гаиләне саклау темасына җентекле сөйләшү алып бардылар, бәхетле гаилә серләре һәм башкалар турында фикер алыштылар. Гаилә темасына мондый форматта сөйләшү Нурлатта әле беренче тапкыр узды һәм катнашучылар аны традицион итәргә карар кылдылар. Чөнки бу тема үзенең актуальлеген югалтмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International