Иске Шәйморза авылында яшәүче 90 яшьлек Солтан Нуретдин улы Каюмов данлыклы Россия җырчысы, күп кенә мәдәни бәйгеләр, шул исәптән 2017 елда 1 нче каналда узган “Яңа фабрика йолдызы” җиңүчесе Гүзәл Хәсәнованың бабасы.
Россия күләмендә шундый җырчыларның нәсел җепләре районга килеп тоташуы күңелләрдә горурлык хисе тудыра.
Солтан абый үзе дә иҗади шәхес. Яшь вакытта кулына гармунны еш кына алып, төрле чараларда катнаша. Үзенең табигатьтән килгән сәләтенең оныгында да чагылыш табуына ул да бик сөенә. “Һәркемнең күңеленә ятышлы һөнәре булырга тиеш”, ди ул.
Солтан абый үзе исә 7 сыйныф белем алган. “Безне сугыш надан калдырды”, ди. Шуңа да карамастан ул авылда хөрмәтле өлкәннәрнең берсе. Гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга, хезмәт ветераны. Тормыш иптәше Рушания апа белән алар өч балага гомер бирәләр.
Солтан абый үткән ел пар канатсыз кала, Рушания апа бакыйлыкка күченә. Шуңа да аның янына Ульяновск шәһәреннән исә кызы Илһамиясе күченеп кайткан. Улы гаиләсе белән исә күршедә генә яши. Тагын бер кызы – җырчы оныгы Гүзәлнең әнисе Ульяновск шәһәрендә гомер кичерә.
90 яшь булса да Солтан абыйның хәтере әйбәт, сәламәтлеге дә зарланырлык түгел. Юбилее белән котларга килгән кунакларга: район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловка һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуровка җырлап та күрсәтте әле ул. Кунаклар исә Россия Президентының котлавын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар.