Чистай муниципаль районында актив ата-аналарны бүләкләделәр

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының “Нык гаилә” партия проекты нигезендә Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  төрле җирле үзидарә органнары белән аралашып эшләү буенча актив эш алып барыла.

Актив гаиләләрне кызыксындыру йөзеннән Чистай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф Идарәсе “Балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат сарае” ӨББ МБУсе белән берлектә“Тату сыйныфның серләре” дигән исем астында ата-аналар комитеты республика конкурсының муниципаль этабын оештырды.

Конкурсның жюри әгъзасы буларак, ЗАГС бүлеге мөдире Җәләлова Динара Наилевна конкурста катнашучы гаиләләрнең югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын, презентацияләренең оригиналь һәм гадәти булмаганлыкларын искәртеп китте. Аз гына аерма белән җиңүне “УББМ №16”  МБББҮ се җиңү яулады, алар конкурсның зона этабына барачаклар.

  Актив ата-аналарның балалары  да актив булып үсә, аларга алга таба уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International