28 ноябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Әниләр көненә багышланган «Әнием күңеленең бер кисәкчеге» дип исемләнгән Икенче муниципаль конкурсның гала-концерты булып узды.
Бәйрәм кунаклары конкурсның дипломантларының искиткеч иҗади номерларын күрделәр, алар әнигә карата эчкерсез һәм назлы мәхәббәт белән сугарылган лирикалар белән аерылып торалар.
Гыйльмановлар гаиләсендә дөньяга килгән игезәк балаларның исем кушу тантанасы бәйрәмнең бизәге булды. ГХАТ идарәсе белгечләре яшь әти-әниләрне бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм гаилә фотосессиясенә сертификат тапшырдылар.
Чара ахырында залда көчле алкышлар астында бишек җыры бәйгесендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.