Бүген Алабуга кызы, Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчесе, хезмәт ветераны Вера Ермакова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 20 октябре, шимбә

Традиция буенча юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән котлау открыткасы тапшырылды. Бүген әбине шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин котлады.

Бу бәйрәм көнендә ул юбилярга нык сәламәтлек, иминлек, оптимизм теләде.

Вера Михайловна 1928 елда ТАССРның Алабуга районы Коршуновка авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәптә башлангыч белем ала. Сугыш вакытында җирле колхозда төрле эшче булып эшли. Бераздан Үзбәкстан Республикасына китә, анда 4 ел яши. Туган ягына кайткач кияүгә чыга, ире белән Алабуга шәһәренә күчеп китә. Биредә ОРС ашханәсенә эшкә урнаша, анда лаеклы ялга чыкканчы эшли.

Ветеранның гомуми хезмәт стажы 40 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International