2018 елның 22 октябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә бала тууны теркәү булып узды. Ногымановлар Равиль улы Рамиль һәм Фәрит кызы Алсу гаиләсендә кызлары Сафина-гаиләдә өченче бала булып дөньяга килде.
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова бәхетле әнине чын күңелдән котлады, беренче дәүләт документы - туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлап уенчык тапшырды.