Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Савельевка-95 яшь

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Владимир абый Савельев Минзәлә районы Югары Юшады авылында 1923 елны дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне тәмамлауга ук эшкә керешә. Башта ул басу сөрә, аннан трактор, комбайн йөртуче булып эшли. 1942 нче елны сугышка китә. Аннан каты яраланып, 1944 елны туган авылына әйләнеп кайта. Владимир ага бөтен тормышын авыл җирлегенә багышлый, авылда яшәп шунда хезмәт куя. Тормыш иптәше Татьяна апа белән алар 1955 нче елны өйләнешәләр, балалар тәрбияләп үстерәләр. Бүген исә алар 6 онык, 2 оныкчыкка әби белән бабай булып яшиләр.

Юбилярны  котларга Татарстан Республикасы милли җирлек министры Азат Хамаев, район башлыгы Айдар Салахов килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International