2018 елның 19 октяберендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 2000 бала туу турында акт теркәлде.
07 октябрь көнне Шарифуллин Артур Рәзин улы һәм Лиана Александр кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Аурика исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әтисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!