Мария дә, Владимир да Хуҗа Хәсән авылында яшәп, Иске Тәрбит мәктәбендә параллель классларда укыйлар. Аны тәмамлагач, егетне армия сафларына алалар. Мәскәү өлкәсендә өч ел да өч ай хезмәт итә ул. Өйләнүе дә көтмәгәндә-уйламаганда, тиз арада, армиядән ялга кайткач була аның. Тормыш шулай куша.
- Мария апагыз ул чагында ындыр табагында ашлык суктыру аппаратында көлтә җибәреп тора иде. Шуннан урлап кайттым мин аны. Ялым беткәч, яңадан армиягә китеп бардым. – дип искә ала Владимир ага.
Казаковлар биш бала тәрбияләп үстерә. Бер уллары 46 яшендә фаҗигале төстә һәлак була. Валерийлары Хуҗа Хәсәндә яши, мал табибы булып эшли. Лидия исемле кызлары Тверь өлкәсендә. Нина Иске Тәрбит авылы егетенә кияүгә чык¬кан. Ә Олеглары гаиләсе белән күршедә генә яши.
– Кеше көлмәсен дип тырыштык. Кай арада 60 ел узып китте икән, сизмәдек тә, – ди Мария апа.
Владимир белән Мариянең тарихы, зирәк киңәшләре яңа өйләнешүчеләргә үрнәк булсын, алар кебек матур яшәүчеләрнең сөюен тагын да ныгытсын, гаилә җебе өзелергә торган парларны тагын бер тапкыр ныклап уйланырга мәҗбүр итсен иде.