2018 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган агач утыртуда катнашу өчен Питрәч районының Иске Шигали авылына бардылар.
Акция Россия Федерациясендә Иреклеләр (Волонтер) елын үткәрү кысаларында узды. Әлеге чараның максаты - республиканың урман ресурсларын яңадан җитештерү һәм арттыру гына түгел, ә урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик хәлне һәм безнең уртак яшәү тирәлеген яхшырту.