Аны бу истәлекле көне белән котларга муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов һәм авыл җирлеге Башлыгы Әхәт Сәгъдиев килгән иде. Аңа Кама Тамагы муниципаль районы хакимиятеннән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Елизавета Ивановна 1928 елның 5 сентябрендә ТАССРның Югары Ослан районы Пугачи авылында туа. Сугыш башланганда әтисе фронтка алына, әнисе алты бала белән кала. Лизага ул вакытта 13яшь була. Яшәргә бик кыен була. Өч бала ачлыктан үлә. Ничек тә булса исән калу өчен, әнисе кирәк-яракларын сата. Лиза апалары белән иртәдән кичкә кадәр басуда эшләгән: бөртек җыеп тапшырган.
Әтисе һәлак була, әнисе Югары Ослан районының Новорусский-Маткозино авыл җирлеге рәисе киңәше буенча 1945 елның кыш көнендә Осинникига күчәләр, биредә аз гына азык-төлек паегы бирәләр. Яңа урынга күченгәч, Елизавета Ивановна совхозда терлек караган.
1952 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Ляпченков Николай Михайловичка кияүгә чыга.Анын белән 50 елдан артык торганнар.