Ялгыз гомер кичерсә дә, авылдашлары, күршеләре аны ярдәменнән ташламый.
Сәйдә әбигә истәлекле бүләк белән чәчәк бәйләмен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков тапшырды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Сәйдә апага саулык-сәламәтлек, тыныч гомер теләп юбилее белән тәбрикләде.