Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге баш белгече югары бүләк белән билгеләп үтелде

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге баш белгече Шәфыйкова Гөлнур Исхак кызы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International