Чистайда рубин туе бәйрәм ителә

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

2018нче  елның 5нче сентябрендә Юрий Семенович һәм Гөлсинә Мөхтәсим кызы Спиридоновлар йортында бик җанлы, игелеклелек һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә. Бу парны якыннары һәм туганнары рубин юбилейлары белән котлыйлар. Дулкынланган “кәләш” белән “кияү”  күп санлы туганнары арасында.

Матур, нык, тату гаилә, ярдәмчел,игътибарлы, кунакчыл, туганнарын һәм дусларын җыярга яратучылар – бу барысы да Спиридоновлар гаиләсе турында. Алар бик әйбәт ул үстергәннәр. Ул аларга ике онык бүләк иткән.     

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы бу парны юбилейлары белән котларга ашыга, озын һәм бәхетле гомер еллары тели.  Шулай ук Чистай шәһәренең мәңге яшь һәм шат күңелле  бу парына рубин туйлары уңаеннан, аларга хөрмәт йөзеннән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International