5 сентябрьда Кайбыч районы Ульянковада яшәүче Решеткина Валентина Александровна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Ул озак еллар буе сыер савучы булып эшләгән, намуслы хезмәте өчен «трудовое отличие» медале белән дә бүләкләнгән. Юбилее белән аны бу көнне авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова һәм ветераннар советы рәисе Нина Стерякова котлады. Алар юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау һәм рәхмәт хатын тапшырдылар, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер,  якыннарының һәм туганнарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International