Дегтяревлар нәселендәге иң өлкән яшьтәге Елена Андреевна 90 яшьлек юбилеен каршылады. Ул Баулы районы Потап-Томбарлы авылында гомер итә. Бәйрәм күз яшьләре белән узды. Әмма бу күз яшьләре игелекле хисләрдән, рәхмәтләрдән иде.
Юбилярны котларга Баулы, Казан, Мәскәүдән туганнары җыелды. Юбилярның сеңлесе Ирина Гаврилова сөйләгәнчә, аларның гаиләсендә апаның туган көненә бар туганнар җыелу матур традициягә әйләнгән. Бу кечкенә, ябык хатын-кыз туган нигез учагын саклаучы һәм зур гаиләнең төп кешесе булып тора.
Елена Андреевнаның сүзләренә караганда, бүген аның иң зур шатлыгы һәм горурлыгы – ул тату бердәм туганнар, улы Валерий һәм бик яраткан оныклар, оныкчыклар.
Юбилярны Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Александр Килячков һәм Удмурт Ташлы авыл җирлеге башлыгы, Елена Андреевнаның туганы Николай Дегтярев гаиләсе белән котладылар, чәчәкләр, бүләкләр, Россия Президентының традицион открыткасын тапшырдылар.