Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2000 бала тууына багышланган исем кушу тантанасы үтте

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

         2018 елның 5 сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль  районы ГХАТ идарәсендә 2000 нче “юбилей” бала - Сулейманова Азалиягә исем кушу тантанасы узды.

         “Азалия” бик узенчәлекле чәчәк исеменнән барлыкка килгән. Узеннән узе куаклык кына булып утырган усемлек, чәчәк атканда узгәрә, гүзәлләнә  һәм матурлана.  Гарәп теленнән килгән “ Азалия” исеме юатучы, тынычландыручы дип тәрҗемә ителә.

          Азалия Сөләймановлар гаиләсендә өченче бала. Аның Динар абыйсы һәм Алинә апасы бар. 

          ГХАТ белгечләре Азалиянең әти-әнисенә туганнары һәм дуслары алдында таныклык һәм Рөстәм Нургалиевич Миннеханов исеменнән котлау хаты тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International