Түбән Кама муниципаль ГХАТ идарәсендә “ фарфор туй”

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

            Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Александр Валерьевич һәм Анна Александровна Охотниковлар фарфор туйларын уздырды.

           Фарфор – кыйбатлы һәм искитмәле матур материал. Чәчләре чәчкә бәйләнеп, 20 ел бергә торган ир белән хатын, үз бәхетләренә куанып яшиләр. Танышу һәм орашу мизгелләрен исләрендә саклап тоталар.

          Александр белән Анна 5 февраль көнне “ һавада” таныша. Дөресрәге самолетта. Алар бер күрүдә бер берсенә гашыйк булалар . Һәм 1998 елның 22 августында Түбән Кама  шәһәрендә доньяга  яңа гаилә туа. Хәзер алар Санкт – Петербург шәһәрендә торалар. Өч балалары бар. Ксения, Дарья, Илья.

         ГХАТ белгечләре юбилярлар исемнәрен Хөрмәт китабына керттеләр, алтын туйга чакыру һәм Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшин исеменнән котлау хаты тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International