Россия көне уңаеннан Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар. Бу көн - яшьүсмеләрнең тормышында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу. Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны Нурлат районы башлыгы Алмаз Сәлим-улы Әхмәтшин тапшырды. Ул Нурлатның яшь гражданнарын иң мөһим документ алулары белән котлады һәм Россия Федерациясе гражданины дигән исемне һәркайда һәм һәркайчан намус һәм горурлык белән йөртүләрен теләде.