30 нчы август Республика көнендә 14 яшь тулган Россия гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан Республикасында Федераль меграция хезмәте идарәсенең Югары Ослан районындагы бүлекчәсе башлыгы Марсель Дәүләтшин һәм Югары Ослан районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова укучыларга матур теләкләрен әйтеп истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Паспорт алган көнне кеше үз гомерендә иң әһәмиятле көн дип саный ала. Ышанасы килә - бу көн яшь гражданнарның да күңелләрендә сакланыр.