Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» электив курсы кысаларында дәрес узды.
19 мартта «Мәрхәмәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге залында Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсе белгечләре 10 пар ял итүчеләрне - гаилә юбилейлары белән котладылар.
Бүген Никахлашу сараенда ике тантаналы чара узды, «алтын юбилярларны» хөрмәтләү һәм гаилә утлары белән капсуланы Бөгелмә шәһәреннән гаилә парына тапшыру.
2008 елда Россия Президентын сайлау көне Мамадыш шәһәрендә гомер итүче күп балалы Вячеслав һәм Екатерина гаиләсенең язмышын хәл итә.
18 мартта Нияз Язкар улы һәм Зөлфия Хатмулла кызы Ясавиевлар бергә тормыш итүләренең илле еллыгын билгеләп үттеләр.
Бүген — ил Президентын сайлауның өченче, соңгы көне. Чистайлылар тавыш бирүдә актив катнашалар. Алар арасында Ильичевлар гаиләсе дә бар. Яңа өйләнешкән пар үз сайлау участогына Чистай ЗАГСында никахлашу тантанасыннан соң ук килде. Туй көнендә сайлау участогына бару яшь гаиләнең уртак һәм бертавыштан кабул ителгән карары.
Илназ Зиннәтуллин һәм Ләйсирә Галәвина өчен бүгенге көн аеруча әһәмиятле - алар ир һәм хатын булдылар. Никахлашуны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова үткәрде. Ул яшь парларга гаиләнең беренче документы - язылышу турында таныклык тапшырды.
Яшь пар өчен беренче тапкыр Мендельсон маршы яңгырады.
2024 елның 16 мартында Яшь парлар Илья һәм Ангелина Кузьмичев берьюлы ике мөһим вакыйга белән истә калачак. Сайлау участогына турыдан - туры ЗАГСтан Бөгелмә яшь парлары Ильяс һәм Ангелина Кузьмичевларның гаилә тормышы шулай гадәттән тыш башланды.
Бүген 2024 елның 15 март көнне Теләче районы ГХАТ секторында тантаналы шарталарда яңа туган балага исем кушу тантанасы үткәрелде. Теләче районында гомер итүче Рахматуллиннар гаиләсендә 10 март көнне, гаиләдә икенче бала булып, кыз бала дөньяга килде. Әти-әниләре нәни кызчыкка матур татар исеме Сәйдә дип исем куштылар.
2024 елның 15 мартында Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова сайлау участогына булды. Ул Сайлауларга беренче тапкыр килгән яшьләрне котлады.