Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» электив курсы кысаларында дәрес узды.
Педагог-психолог Лилия Фәлих кызы Нагуманова команда уены формасында «Никах формалашуның гендер аспектлары» темасына мавыктыргыч дәрес үткәрде.
Мондый дәресләргә даими йөрү егетләргә һәм кызларга киләчәктә гаиләдә гармонияле мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итәчәк.