Кадрлар сәясәте

         Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә кадрлар потенциалын формалаштыру һәм үстерү мәсьәләләренә һәрдаим зур игътибар бирелә. Татарстан ГХАТ идарәсендә бердәм, җаваплы, тармак алдында торган максат һәм бурычларны үтәүгә йөз тоткан һәм үз эшен югары дәрәҗәдә белгән профессионаллар эшли. Сезне үзебезнең бердәм фикердәшләр командасында күрергә шат булырбыз! 

         Г.Р. Нигъмәтуллина,

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының

Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы

 

Республика хакимият органнарында гамәлгә ашырылучы кадрлар сәясәте югары һөнәри дәрәҗәдәге кадрлар составын булдыруга юнәлдерелгән. Республика дәүләт хезмәтендә мөмкин булган кадәр хезмәткәрләрнең потенциалын ачу өчен уңайлы шартлар тудыру, һөнәри һәм карьера үсешенә мөмкинлекләр булдыру буенча даими рәвештә эш алып барыла.

 

Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте турындагы кирәкле бар мәгълүмат, Сезгә уңайлы булсын өчен, түбәндәге бүлекчәләрдә төркемләп бирелде.

 

«Хезмәткә керү» сылтамасы буенча квалификацион таләпләр, конкурс процедуралары, конкурс турындагы игъланнар, кадрлар резервы һәм башка бик күп мәгълүмат табарга мөмкин.

 

«Хезмәтне үтү» бүлекчәсе класс чиннарын бирү тәртибе, аттестация, хезмәт культурасы, бүләкләр һәм башкалар турындагы мәгълүматларны үз эченә ала.

 

Дәүләт гражданлык хезмәтендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы норматив база белән «Норматив-хокукый актлар һәм башка төр документлар» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

 

Татарстан хакимияте органнарындагы стажировка мәйданчыклары системасы турындагы бөтен мәгълүмат тиешле бүлекчәдә урнаштырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International