Нигезләмә

Адрес: 420021, Казан шәһәре, Әхтәмов урамы, 14.

Телефон: +7 (843) 293-14-89, +7 (843) 293-96-98, +7 (843) 293-33-47.

Факс: +7 (843) 293-14-89.

E-Mail: zags@tatar.ru


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе турында нигезләмә

(Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 7 ноябрендәге 614 нче номерлы Карары белән расланды, 2008 елның 11 февраль, 2009 елның 15 июнь, 2010 елның 9 июнь, 27 октябрь, 17 декабрь, 2011 елның 13 май, 9 август, 21 октябрь, 2012 елның 29 ноябрь, 2013 елның 12 март, 31 октябрь, 2014 елның 26 ноябрь, 2015 елның 23 июнь, 21 октябрь; 2016 елның 21 июнь, 13 август; 2017 елның 1 март, 5, 15 август, 30 сентябрь, 2018 елның 26 апрелендәге үзгәрешләре һәм өстәмәләре белән)

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсе (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе) (алга таба текстта – Идарә) граждан хәле актлары дәүләт теркәвен алу эшчәнлеген җитәкләү функциясен башкаручы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы булып тора.

1.2. Идарә, үзенең вәкаләтләре кысаларында, эшчәнлеген федераль башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вазыйфасы тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен башкаручы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнештә алып бара.

1.3. Идарә үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль законнар җыелмасына, Татарстан Республикасы законнар җыелмасына, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

1.4. Идарә юридик зат хокукларына, мөстәкыйль баланс, банк оешмаларында билгеләнгән тәртиптә ачыла торган исәп-хисап һәм башка төрле счетларга, үз исеме булган Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Дәүләт герблары сурәтләре төшерелгән мөһерләргә, шулай ук үз эшчәнлеге өчен кирәк булган башка мөһерләргә, штампларга, бланкларга ия.

1.5. Идарәнең урнашкан урыны (юридик адресы):  4200021, Казан шәһәре, Әхтәмов урамы, 14. 

 

2. Идарәнең бурычлары

 

Идарәнең төп бурычы – Татарстан Республикасы җирлегендә граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлегенә идарә итү.

 

3. Идарәнең функцияләре

 

3.1. Идарә үзенең вәкаләтләре кысаларында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлегенә идарә итү өчен җаваплы (04.08*).

3.2. Идарә түбәндәге оешмалар белән хезмәттәшлек итә:

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән – түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

социаль-икътисадый программалаштыру (01.01*),

Татарстан Республикасының ведомствога караган дәүләт мәгълүмат ресурсларын формалаштыруга идарә итү (01.15.01.02*);

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән – түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

бюджет процессына идарә итү (Татарстан Республикасы һәм дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары бюджеты) (01.02.1*);

бюджетара мөнәсәбәтләрне көйләү (01.02.3*);

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән – Татарстан Республикасы карамагында торган күчемсез милек (биналар, корылмалар), транспорт, җиһаз, мәдәни мирас объектларын  куллануга идарә итү функцияләрен тормышка ашырганда (01.07.01*);

Татарстан Республикасы  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән  – Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системаларының үсешенә идарә итү (дәүләт мәгълүмат системаларын формалаштыруга идарә итүдән тыш) функциясен тормышка ашырганда (01.15.02*);

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән – түбәндәге функцияләрне тормышка ашырганда:

гражданнар оборонасы өлкәсенә караган чараларны оештыруга һәм үткәрүгә идарә итү (02.01.01*);

Татарстан Республикасын янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итүгә идарә итү (02.01.03*);

Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты белән – социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системалары үсешенә идарә итү функциясен тормышка ашырганда (01.15.01.1*);

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

хезмәткә түләүне, хезмәт мөнәсәбәтләрен, хезмәткә бәйле мөнәсәбәтләрне көйләү (01.13.01*);

хезмәтне саклауга идарә итү (01.13.02 *);

социаль яклауга идарә итү (04.06*);

абзац 2017 елның 15 августыннан үз көчен югалтты – 2017 елның 15 августындагы 571 номерлы ТР МК карары;

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән – мәдәният (шул исәптән, сәнгать, кинематография, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм файдалану өлкәсендәге) өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләү функциясен тормышка ашырганда (04.03*);

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән – дәүләтнең яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга идарә итү функциясен башкарганда (04.07*);

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән – опека һәм попечительлек эшчәнлеген оештыру һәм башкару функциясен тормышка ашырганда (04.05.13*).

Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгы  белән түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының нормалаштыру эшчәнлеген координацияләү (шул исәптән, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының федераль законнар җыелмасына һәм Татарстан Республикасы законнары җыелмасына туры килүне күзәткәндә) (02.04.01*);

республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу (02.04.03*);

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты белән архив эшенә идарә функциясен гамәлгә ашырганда (01.15.03 *).

3.3. Идарә үз компетенцияләре чикләрендә һәм шушы Нигезләмәнең 3.1 һәм 3.2 пунктлары нигезендә түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

3.3.1. Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә нормалаштыруны тәэмин итә, шул исәптән:

билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә мөнәсәбәтләрне көйләү өчен норматив хокукый актларның проектларын әзерли һәм билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертә;

уртак эш алып бару буенча федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм нормалар иҗат итүгә хокуклы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы субъектлары эшләгән, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуга караган башка дәүләт норматив хокукый актлары проектлары буенча йомгак әзерли.

3.3.2. Билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә мәсьәләләрне хәл иткәндә ведомствоара һәм секторара хезмәттәшлек нигезендә программалы-максатчан якын килүне тәэмин итә, шул исәптән, эшчәнлекне бәяләү индикаторларын эшли.

3.3.3. Билгеләнгән тәртиптә бюджет ихтыяҗы турында исәпләмәләр, шул исәптән, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу чараларын бюджеттан финанслау күләмнәре турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тәкъдимнәр кертә.

3.3.4. Билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы бюджеты составында төзелгән төбәкнең компенсацияләр фондыннан, җирле үзиадарә органнарының граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен, җирле бюджетларга бирелә торган субвенцияләрнең күләмен формалаштыруда катнаша.

3.3.5. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары җыелмасы нигезендә товар белән тәэмин итүгә, эш һәм хезмәт күрсәтүне булдыруга (шул исәптән, билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә дәүләт ихтыяҗлары өчен фәнни-тикшеренү һәм технология эшләре) дәүләт контрактлары төзи.

3.3.6. Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә мәгълүматлаштыруны,  шул исәптән, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өчен кулланыла торган махсус компьютер программаларын эшләп чыгаруны, гамәлгә кертүне, алып баруны һәм идарә итүне оештыра  һәм тәэмин итә.

3.3.7. Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турындагы мәгълүматларны тапшыру өчен  ведомство челтәре формалаштыру буенча чаралар оештыра һәм тормышка ашыра.

3.3.8. «Интернет» халыкара компьютер челтәрендә Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында сайт булдыра һәм аны яңартып тора.

3.3.9. Татарстан Республикасы халкының граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу хокукын тәэмин итү турында мәгълүмат бирә.

3.3.10. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлегендә түбәндәгечә булыша:

үз компетенциясе кысаларында федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән очракларда һичшиксез үтәлергә тиешле норматив хокукый актларны бастырып чыгара;

җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча кирәкле консультатив һәм методик ярдәм күрсәтә;

граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуга федераль вәкаләтләрне башкару мәсьәләләре буенча модельле, типлы, үрнәк муниципаль хокукый актлар эшкәртмәләре булдыра;

граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә мөнәсәбәтләрне көйләүче муниципаль норматив хокукый актлар проектларын законда  билгеләнгән тәртиптә килештерә.

3.3.11. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре (шул исәптән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслый торган муниципаль берәмлекләргә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен башкару сыйфатын чагылдыручы индикаторларны формалаштыру ярдәмендә) үтәлүен контрольдә тоту юнәлешләре:

граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатлы һәм һәркем дә файдаланырлык булуын тәэмин итү;

граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында таныклык бланкларының кулланылышын һәм сакланышын тәэмин итү;

граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча хезмәт күрсәтүнең административ регламентларының, дәүләт милкенең рациональ беркетелүен һәм максатчан кулланылуын тәэмин итү;

муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарында сакланучы граждан хәле актлары язмаларының беренче нөсхәләрен электрон рәвешкә күчерү;

граждан хәле актлары язмаларына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү.

3.3.12. Үз компетенциясе кысаларында җирле үзидарә органнарының Россия Федерациясенең граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен башкару өлкәсендәге эшчәнлеген координацияли һәм методик ярдәм күрсәтә.

3.3.13. Үз компетенциясе кысаларында җирле үзидарә органнарының граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен башкарганда Россия Федерациясе законнары җыелмасының үтәлүен күзәтә, шулай ук күрсәтелгән өлкәдә аларның эшчәнлеген тикшерә, документлар соратып ала, Россия Федерациясе законнарын бозу буенча кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирә.

3.3.14. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарыннан килгән граждан хәле актлары язмаларының икенче нөсхәләреннән җыелган китапларның исәбен, эшкәртелүен, системалаштырылуын һәм 100 ел саклануын тәэмин итә.

Законнар җыелмасында билгеләнгән вакытта һәм тәртиптә граждан хәле актлары язмаларының беренче нөсхәләреннән җыелган китапларның Татарстан Республикасы Милли архивына тапшырылуын оештыра һәм тәэмин итә.

3.3.15. Законнар җыелмасында күрсәтелгәнчә, граждан хәле актлары язмаларының икенче нөсхәләренә төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертүне башкара.

3.3.16. Законда каралган тәртиптә билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр белән бәйләнештә тора.

3.3.17. Билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында таныклык бланклары, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу журналлары һәм граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу белән бәйле башка документлар булдыруны оештыра. Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында таныклык бланкларына татар телендә мәгълүмат кертүне тәэмин итә.

3.3.18. Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында таныклык бланкларының, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу журналларының исәптә торуын һәм саклануын тәэмин итә.

3.3.19. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарын граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында таныклык бланклары, шулай ук граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу белән бәйле башка документлар белән тәэмин итә.

3.3.20. «Татарстан Республикасы граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуның автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (АИС ЗАГС РТ)» дәүләт мәгълүмат системасының операторы булып тора. «Татарстан Республикасы граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуның автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (АИС ЗАГС РТ)» дәүләт мәгълүмат системасында электрон документлар рәвешендә төзелгән граждан хәле актлары язмаларын саклауны тәэмин итә.

Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүне оештыруга идарә итә.

2015 елның 1 апреленә кадәр төзелгән граждан хәле актлары язмаларының беренче нөсхәләреннән җыелган һәм әлеге граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алган урын буенча граждан хәле актларын язу органнарында сакланган граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу кенәгәләрен (акт кенәгәләрен), Граждан хәле актларын язу буенча бердәм дәүләт реестрын формалаштыру максатларында, электрон рәвешкә күчерү эшләрен башкаруны тәэмин итә.

3.3.21. Федераль законнар белән билгеләнгән очракларда граждан хәле актлары, мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау, персональ мәгълүматлар  турында законнар җыелмасы кагыйдәләренә туры китереп, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар арасында  мәгълүмат алмашуны тәэмин итә.

3.3.22. Граждан хәле актлары язмаларының беренче нөсхәләре сакланмаган очракта,  граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуга бәйле кабат таныклыклар, белешмәләр һәм хәбәрнамәләр бирүне башкара.

3.3.23. Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуга вәкаләтле органнар тарафыннан бирелгән граждан хәле актларын теркәү турында документларга билгеләнгән тәртиптә апостиль куюны башкара.

3.3.24. Җирле үзидарә органнары тарафыннан граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә тапшырылган федераль вәкаләтләрнең башкарылуына мониторинг үткәрә. Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында статистик мәгълүматны туплау, анализлау һәм гомумиләштерү эшләрен үти һәм закон таләпләре нигезендә, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә дәүләт сәясәтен билгеләү, үтәү һәм норматив хокукый җайга салу, шулай ук тикшерү һәм күзәтчелек буенча хокук куллану функцияләрен башкаручы федераль башкарма хакимият органына һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына хисап, башка документлар һәм белешмәләр тапшыра.

3.3.25. Яшерен хәбәрләшүне һәм яшерен эшләр башкаруны тәэмин итә.

3.3.26. Конкурс нигезендә кадрлар сайлау, резерв формалаштыру, кадрлар әзерләү, аларны кабат укыту һәм квалификацияләрен күтәрүне оештыра, шулай ук квалификацион имтиханнар үткәрә һәм Идарә хезмәткәрләрен аттестацияли.

3.3.27. Идарәнең мобилизацион әзерлеген оештыра һәм тәэмин итә, әлеге чараларны  методик яктан тәэмин итә.

3.3.28. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә әзерләүне, аларны кабат укыту һәм квалификацияләрен күтәрүне оештыра.

3.3.29. Республика семинарлары, иң яхшы тантаналы рәвештә гаилә коруны һәм бала тууын теркәү йолаларын башкаруга багышланган смотр-конкурслар, граждан хәле актлары язмаларыннан җыелган кенәгәләрне исәпкә алуны  һәм саклауны, документлар белән эш башкаруны һәм башка чараларны  оештыра.

3.3.30. Законнар җыелмасына нигезләнеп,  коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыра, шул исәптән граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә коррупциягә каршы көрәшкә юнәлтелгән чаралар оештыра һәм үткәрә.

Ел саен Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтене тормышка ашыручы махсус дәүләт органына коррупциягә каршы булган чараларны тормышка ашыру турында хисап тапшыра.

3.3.31. Үз компетенциясе кысаларында федераль башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, Россиянең бүтән һәм чит ил органнары, оешмалары белән төзелгән шартнамәләр, килешүләр һәм гавәми холыклы башка актлар реестрын алып бара;

3.3.32. Үз компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү өчен, Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән тәртиптә гражданнарга телдән һәм язмача хокукый консультация бирү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә;

федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә социаль ярдәмгә һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга гаризалар,  шикаятьләр, үтенечнамәләр һәм хокукый холыклы башка документлар язу рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә һәм судларда, дәүләт органнарында һәм муниципаль органнарда, оешмаларда граждан мәнфәгатьләрен яклый.

3.3.33. Террорчылыкка каршы көрәш буенча чаралар оештыра һәм Идарә обектларының террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итә.

3.3.34. Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара  мөнәсәбәтләрне,  дини  һәм  милли  җирлектәге  низагларны  алдан  кисәтүне комплекслы  мониторинглау системасы кысаларында  мәгълүмат туплауны һәм аны мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы һәм мөнәсәбәтләрне көйләүче Татарстан Республикасы башкарма хакимият органына тапшыруны гамәлгә ашыра.

 

4. Идарәнең хокуклары

 

Үзенә йөкләнгән функцияләрне үтәү өчен Идарә түбәндәгедәргә хокуклы:

4.1. Тармакның матди-техник нигезен ныгыту һәм үстерү, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендәге программаларны һәм чараларны финанслау өчен  законнарда билгеләнгән тәртиптә Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелгән һәм бюджеттан тыш чыганаклардан алынган акчаларны файдаланырга.

4.2. Законнар җыелмасында билгеләнгән тәртиптә Идарәгә бүлеп бирелгән матди ресурслардан рациональ рәвештә файдаланырга һәм алар белән эш итәргә.

4.3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары тарафыннан граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрен башкару эшчәнлеген камилләштерү, шулай ук аларны финанслау, эш өчен кирәкле шартлар белән тәэмин итү, хәзерге заман җиһазлары һәм оргтехникасы белән коралландыру турында тәкъдимнәр кертергә.

4.4. Билгеләнгән очракларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары тарафыннан граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен үтәүләрен туктату турындагы закон проектын кертергә.

4.5. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрен башкарганда закон таләпләрен бозу очракларын бетерү турында күрсәтмәләр җибәрергә.

4.6. Законнар җыелмасында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы хакимияте башкарма органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, хокукый формасына һәм нинди ведомство карамагында булуына карамастан, коммерцияле һәм  коммерциясез оешмалардан Идарәнең вәкаләтләрен башкару өчен кирәкле мәгълүматны сорап алырга, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча вәкаләтле федераль хакимиятнең башкарма органнары, бюджеттан тыш фондлар белән мәгълүмат алмашырга.

4.7. Билгеләнгән тәртиптә граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуны камилләштерүгә юнәлдерелгән ведомствоара документларны эшләүнең заказчысы һәм координаторы булырга.

4.8. Законнар җыелмасы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә, шулай ук шартнамәләр һәм килешүләр нигезендә, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә Татарстан Республикасы хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, коммерцияле һәм  коммерциясез оешмалар белән хезмәттәшлекне тормышка ашырырга.

4.9. Үз компетенциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән килешеп, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә идарә итү функцияләрен башкаручы федераль хакимиятнең башкарма органнары, Россия Федерациясе субъектлары хакимияте башкарма органнары, бюджеттан тыш фондлар, җирле үзидарә органнары белән килешүләр, шартнамәләр, контрактлар төзергә.

4.10. Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм максатыннан оештырылган фәнни, координацион һәм консультатив органнар эшчәнлегендә катнашырга.

4.11. Законнарда каралган тәртиптә үз компетенциясе кысаларында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча ведомствоның норматив хокукый актларын бастырып чыгарырга, кагыйдәләрне, нигезләмәләрне, регламентларны, кулланмаларны, күрсәтмәләрне, күрсәтмә актларын расларга (Татарстан  Республикасының муниципаль берәмлекләре башкарма органнарына үтәү өчен боерык формасында), аларны куллану буенча аңлатмалар бирергә.

4.12. Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары белән берлектә ведомствоара норматив хокукый актларны әзерләүдә катнашырга.

4.13. Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә тикшеренү, эксперт, методик эшләр, нормалаштыру эшчәнлеге башкару һәм Идарәнең мәнфәгатьләрен тәкъдим итү өчен, шул исәптән килешүләр нигезендә, белгечләр һәм экспертларны җәлеп итәргә.

4.14. Билгеләнгән тәртиптә методик тәкъдимнәр, бюллетеньнәр, җыентыклар һәм башка төрле басмалар чыгарырга, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән килешү нигезендә, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә вакытлы матбугат басмаларының оештыручысы булырга.

4.15. Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуны хокукый, фәнни-методик һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү мәсьәләләре буенча семинарлар, конференцияләр, киңәшмәләр, симпозиумнар, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештырырга.

4.16. Идарә компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча советлар, комиссияләр, эш төркемнәре оештырырга.

Күрсәтелгән советларның, комиссияләрнең, эш төркемнәренең составы һәм алар турында нигезләмәләр Идарә башлыгы тарафыннан раслана.

4.17. Ведомство бүләкләрен расларга, алар белән бүләкләү турында карарлар кабул итәргә, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу системасы хезмәткәрләренә  карата башка төр кызыксындыру чаралары кулланырга.

4.18. Билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуның торышы һәм аны яхшырту чаралары турында мәгълүмат һәм тәкъдимнәр кертергә.

4.19. Идарә компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәргә, аларның  мөрәҗәгатьләрен тикшерергә һәм тиешле чаралар  күрергә. 

 

5. Идарәнең эшчәнлеген оештыру

 

5.1. Идарәне, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә дәүләт сәясәтен билгеләү, үтәү һәм норматив хокукый җайга салу функцияләрен башкаручы вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы белән килештереп, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә торган башлык җитәкли.

5.2.  Идарә башлыгы:

бердәм башлангыч нигезендә Идарә эшен оештыра һәм Идарәгә йөкләнгән бурычларның  үтәлеше  өчен персональ җаваплы була;

дәүләт хакимиятенең башка органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләти  һәм дәүләти булмаган оешмалар белән мөнәсәбәтләрдә Идарәнең вәкиле була;

билгеләнгән кеше саны, хезмәткә түләү фонды һәм бюджет ассигнованияләре кысаларында Идарәнең штат расписаниесен һәм аппаратын          тоту өчен кирәкле чыганаклар сметасын раслый;

үз вәкаләтләре кысаларында билгеләнгән тәртиптә боерыклар чыгара, кагыйдәләр, кулланмалар, нигезләмәләр раслый, аларның үтәлеше турында күрсәтмәләр бирә һәм контроль оештыра;

Идарәнең административ регламентын, структура бүлекчәләре турында нигезләмәләр, шулай ук дәүләт граждан хезмәткәрләренең вазыйфаи регламентларын һәм Идарә хезмәткәрләренең вазыйфаи инструкцияләрен раслый;

билгеләнгән тәртиптә Идарәнең  дәүләт граждан хезмәткәрләрен, эшчеләрен хезмәт урыннарына билгели һәм азат итә, алар белән хезмәт контрактлары, хезмәт килешүләре төзи, аларны үзгәртә һәм тарката, аларның хезмәт бурычларын билгели;

билгеләнгән тәртиптә иң яхшы хезмәткәрләрне мактаулы исемнәргә һәм дәүләт бүләкләренә  тәкъдим итә, кызыксындыру чаралары куллана.

5.3. Идарәдә төп бурычы граждан хәле актларын теркәү эшчәнлеген җитәкләү функциясен башкару өлкәсендә мөһим мәсьәләләр буенча карарлар әзерләү булган коллегия оештырыла.  Коллегия Идарә башлыгы боерыгы белән расланган нигезләмәгә таянып эшли.

Коллегия составына Идарә башлыгы, Идарәнең структура бүлекчәләре җитәкчеләре, Идарә каршындагы иҗтимагый совет рәисе, шулай ук килешү тәртибендә, муниципаль берәмлекләрнең граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен башкаручы җирле үзидарә органнары бүлекчәләре җитәкчеләре (вазыйфаи затлар), граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу белән чиктәш булган дәүләт органнары вәкилләре, галимнәр, белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләре керә.

Коллегиянең составы һәм кеше саны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана.

Коллегия рәисе вазыйфаларын Идарә башлыгы башкара.

Коллегия киңәшче орган булып тора, үз утырышларында Идарә компетенциясендә булган төп мәсьәләләрне карый.  Коллегия карарлары беркетмәләр белән рәсмиләштерелә, кагыйдә буларак, аларны үтәү Идарә башлыгы боерыклары нигезендә гамәлгә ашырыла.

5.4. Идарә урынбасары, структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү Идарә башлыгы боерыгы белән расланган нәтиҗәлелек күрсәкечләре исемлеге нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

* «Татарстан Республикасы Башкарма хакимият органнары функцияләре кодификаторын раслау турында» 2006 елның 2 маендагы 220 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы Башкарма хакимият органнары функцияләренең кодификаторы нигезендә код билгеләре

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 16 октябре, 12:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International