18 мартта Нияз Язкар улы һәм Зөлфия Хатмулла кызы Ясавиевлар бергә тормыш итүләренең илле еллыгын билгеләп үттеләр.
Алтын туй - иң мөһим гаилә вакыйгаларының берсе. Тигезлектә озын гомер узу, еллар аша бер-береңә тугрылыкны, хөрмәтне алып бару, тигезлектә бер-берегезне яратып яшәү, матур хисләрне озак еллар буена саклап калу – чын бәхет. Ясавиевлар гаиләсе чыннан да яшь гаиләләр өчен тату һәм лаеклы гаилә үрнәге булып торалар.
Алтын юбилярларны туганнары һәм якыннары - ике кызлары һәм дүрт оныклары котлады. Юбилей хөрмәтенә юбилярларның исемнәре Мактау китабына кертелде.
Юбилярларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Мәхәббәт җылысы, элеккечә, аларның гаиләсен җылытып торсын!