ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 25 октябрендә Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары тапшырылды.


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Быел гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтүче өч гаилә Мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар, ГХАТ бүлеге башлыгы Зөлфия Латыйпова кулыннан юбилей таныклыгы алдылар.


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

1953 елның 23 октябрендә нәкъ 70 ел элек ерак Амур өлкәсендә бер-берсен сөйгән ике йөрәк – Нурислам һәм Миңлегөл кавыша. Ирле-хатынлы алар икесе дә Татарстаннан, әмма язмыш аларны чит илдә очраштыра, гашыйк итә.


22
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 14 яшьлек укучыларга паспортлар тапшырылды. Шәхесне раслаучы төп документларын тантаналы шартларда шәһәрнең алты яшь кешесе алды.


21
октябрь, 2023 ел
шимбә

2023 елның 21 октябрендә Түбән Каманың Никахлашу сараенда булачак яшь парларның практик психолог Дания Трухан белән чираттагы очрашуы узды.

Яшь килен Лия әбисенә сюрприз тәкъдим итте, аны никахны теркәү тантанасында Туган көне белән котлады. Лия сәламәтлек, бәхет һәм озак еллар яшәвен теләде.


20
октябрь, 2023 ел
җомга

Никахны теркәү - теләсә кайсы гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Октябрьдә туйны планлаштырганда, яшь өйләнешүчеләр начар хава торышына юлыгырга мөмкин, әмма тәҗрибәләр күрсәткәнче октябрьдә булган никах - җитди, нык һәм озак мөнәсәбәтләрнең нигезе, дип белдерә. Октябрьдә чыннан да җитди һәм ныклы мөнәсәбәтләр өчен "өлгергән" кешеләргә өйләнергә кирәк дип санала.

2023 елның 20 октябрендә Питрәчнең 2нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары өчен ЗАГС бүлегендә «Гаилә белеме» курсының «Гаилә һәм никах» темасына дәрес үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәрендә 50, 55, 60 ел бергә яшәгән ир белән хатынның бергә яшәү юбилейларын хөрмәтләү традициясе бар. Менә бүген дә мөһим вакыйга булды-Рәшит Бариевич белән Әлфия Хаҗиевнаның алтын туйлары. Гатиятуллиннар-мәхәббәтнең еллар буе буйсынмаслык булуының ачык мисалы.


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә һәм никах институтының әһәмиятен арттыру максатларында ЗАГС идарәсенең Киров районы буенча бүлеге Казан шәһәренең Киров районындагы «137 нче урта белем бирү мәктәбе» МБМУ 10 сыйныф укучылары өчен гаилә тәрбиясе дәресләре үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International