«Ныклы гаилә» һәм «Бердәм Россия Көне» федераль партия проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Нурлат муниципаль районында гаилә юнәлешендәге чаралар узды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Ф.Х.Мөхәммәтшин Нурлатның өч лаеклы парын алтын туйлары белән котлады. Юбилярларны хөрмәтләп, ул «җәмгыятьнең төп ячейкасы» булган гаиләдә дөрес тәрбия, хезмәткә мәхәббәт, җәмгыять өчен файдалы кеше булырга омтылыш урнаштырылуын ассызыклады.
«Сез үз балаларыгыз һәм оныкларыгыз, тирә-юньдәге барлык кешеләр өчен үрнәк булып торасыз, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы. - Республика һәм район файдасына хезмәтегез өчен рәхмәт! Озак яшәгез һәм барыбызны да сөендерегез».
Шул үк вакытта Нурлат аграр техникумында «Хәзерге җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм ныгыту» темасына семинар-практикум узды. Очрашу барышында җыелганнар алдында министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни, иҗтимагый, дини оешмалар, шулай ук район муниципаль активы вәкилләре чыгыш ясады. Пленар өлеш тәмамланганнан соң, семинар максатчан аудитория өчен билгеләнгән төркем тренинглары форматында эшен дәвам итте.
ГХАТ идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасында «Ныклы гаилә» ФПП координаторы Г.Р.Нигъмәтуллина дискуссия мәйданчыгының модераторы булды.