1 ноябрь көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Пальцевлар гаиләсе үзләренең көмеш юбилейларын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.
Нәкъ 25 ел элек Олег Петр улы белән Лилия Рәсим кызы гаилә кордылар һәм шул вакыттан бирле кайгыда да, шатлыкта да тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Көмеш юбилей - бер-береңә ихтирамны һәм мәхәббәтне саклау билгесе. Әлеге бәйрәм көмеш дип атала, чөнки көмеш күңел чисталыгы символы булып тора.
Тантанага ГХАТ бүлегенә бəйрəм сəбəпчелəрен котларга дип балалары Алена, Алина, Милена, туганнары һəм якыннары җыелды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Валишина юбилярларга озын, бəрəкəтле тормыш телəде. Гадəттəгечə Пальцевлар гаилəсе исемнəре ГХАТ бүлегенең Мактау китабына кертелде.