Бәхетле әти - Шаемов Ильназ Ильяс улы һәм әнисе - Шаемова Гөльяр Марсель кызы улларына Ильхан исеме куштылар.
Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ГХАТ бүлеге белгече тарафыннан беренче дәүләт документы – матур һәм яңгыравыклы исем белән Искәндәр исемле малайның туу турында таныклык тапшырылды.
«Язгы игелек атнасы» акциясе ел саен бөтен Татарстан буенча уза. Аны Балык Бистәсе районында да үткәрү матур традициягә әйләнде. Әлеге акция кысаларында 2022 елның 26 апрелендә Хәмидуллиннар гаиләсе Балык Бистәсе поселогында яшәүче Бәдретдинов Илмаста булып кайтты.
26 апрель көнне ГХАТ Идарәсе коллективы Бөек Ватан сугышының 77 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бүген, 26 апрель көнне, Казанның Киров ЗАГС бүлегендә гадәти булмаган, башкалардан аерылып торган бәйрәм – чын кеше мөнәсәбәтләре, зур мәхәббәт һәм тугрылык, гаилә бәхете бәйрәме. ГХАТ бүлеге 50 һәм 70 ел тату гомер кичерүче биш пар өчен үз ишекләрен ачты: «яшь парлар» Мендельсон маршы астында теркәү залына үтте.
25 апрельдә дөньяда Халыкара кызлар көне билгеләп үтелә. Кыз – әти һәм әнинең шатлыгы, ул алар өчен иң кадерле һәм мөһим кеше.
Бүген Кама балалар медицина үзәгендә 20 яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды, аларның 8-е кызлар - Амелия, Милана, Дилбәр, Юлия, Алинә, Майя, Амелия, Александра.
26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында ел саен Туган тел көне билгеләп үтелә. Традицион бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән бу көн календарьда аерым урын алып тора.
Гаилә кыйммәтләре – гаилә әгъзаләренең теләк-омтылышларын берләштерүче нигез. Куп гаиләләр өчен бу кыйммәтләр бердәй: бу-мәхәббәт, тугрылык, ышаныч, бер-береңне аңлау, хөрмәт иту. Буген 35 нче лицейның унынчы сыйныф укучылары өчен уткәрелгән «Гаилә» электив курсының бер дәресе нәкъ шул темага башланды.
Без барыбыз да Әниләр көнен, шулай ук күптән түгел расланган Әтиләр көнен беләбез һәм билгеләп үтәбез. 25 апрель көнне Кызлар көне дә билгеләп үтелә. Бу кызларның әти-әниләренә тагын бер кат кыз үстерү бәхетен күрсәтергә сәбәп булып тора.
23 апрель көнне Чистай Никахлашу сараенда Кыямовлар гаиләсен 60 еллык юбилее – Бриллиант туйлары белән котладылар.