30 нчы апрель көнне Мамадыш шәһәренең үзәк мәйданында “Икеләтә бәхет” исемле игезәкләр бәйгесе финалы узды

2022 елның 30 апреле, шимбә

Әлеге чара ел башында башланып, ике этап үтте. Бәйгедә 5 яшьтән алып 70 яшькә кадәр районда яшәгән теләк белдергән барлык игезәк парлар катнаша алды. Чараның максаты – Мамадыш шәһәрендә һәм районында яшәгән игезәк парларны барлау, мәдәни чараларда катнаштыру, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм тергезү.

Финал иң элек игезәкләр парады белән башланды. Аннан соң катнашучылар визит карточкасы, иҗади номер тәкъдим итте. Бәйге блиц-опрос белән тәмамланды. Мәртәбәле жюри иң актив, музыкаль, акыллы, охшаш, яшь, өлкән игезәк парларны билгеләде. Барлык катнашучылар кыйммәтле истәлекле бүләкләр һәм котлау хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International