Җылы җәйге көн Аксубайның барлык торак пунктларның урамнарында бәйрәмне киң итеп билгеләп итергә рөхсәт итте. Традиция буенча, Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары барышында, Аксубай муниципаль районы башлыгы районның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды. Паспорт алу белән үзеңнең үсеп җиткәнеңне аңлыйсың, үзеңне шәхес итеп хис итәсең, үз көчләреңә һәм киләчәккә ышаныч көчәя. Аксубай районы буенча Россиянең МВД бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Гөлнара Сөләйманова һәм Аксубай муниципаль районының башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова яшь буын адресына багышланган котлауларга кушылдылар.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Россия көне алдыннан, яшь парларны никах төзүләре белшн генә түгел, дәүләт бәйрәме беләндә котладылар. ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Николай кызы Романова никахны законлы рәвештә теркәгәннән соң яшь парларга Россия флагы төсендәге тасмалар тапшырды. Ул барысына да бәхетле уртак гаилә тормышы, ныклы һәм ышанычлы гаилә, өметләр, якты матур киләчәк һәм мәңгелек мәхәббәт теләп калды.
2018 нче елның 11 нче июнендә Саба районы Туктар мәдәният йорты, китапханә, “Тамчы” балалар бакчасы балалар Сабантуе үткәрде. Һәрбер бала биредә оештырылган уеннарда, конкурста катнашып истәлекле бүләкләргә ия булды.
Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Шәрипова Зәкия Шәрип кызына 11 июнь көнне 90 яшь тулды. Шәрипова Зәкия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Мәңгәр авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шәрипова Зәкиянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2018 елның 10 июнендә Түбән Кама муниципаль районы Елантау авыл җирлегендә авылның үрнәк гаиләләренә багышланган чара узды.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин Әлфинур Гатият кызын президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләде һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннехановнын шәхси бүләген тапшырды, шулай ук юбилярны котларга Олы Шынар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов, ООО “Туган Як” директоры И.Ш. Мухаметов килде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләде.
2018 нче елның 9 июнендә Яр Чаллы шәһәренең тантаналар Сараенда Россия көненә багышланган дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. 23 Бөек Ватан сугышы ветеранына “фидакарь хезмәтләре” өчен, 5 бала анасы Елена Гузенко “Ана даны” медале белән бүләкләнделәр.
2018 елның 9 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» муниципаль программасы кысаларында чираттагы дәрес узды.
Июнь аеның беренче атнасында 14 язылышу теркәлде. Иң матур даталар булып 07.07.2018, 17.08.2018 көннәр сайланды.
Гаилэ бәхетенең нигезе бер-береңә ачык, ярдәмчел, кешелекле булуда. Мәхәббәт килә безгә… хыялларыбызга көч бирер өчен, йөрәкләребезне канатландырыр өчен һәм бар гүзәллеккә күзебезне ачар өчен. Иман, ышаныч, мәхәббәт булган атмосферада Зражевскийлар гаиләсе үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Алик Антонович белән Лидия Петровна өчен тормышның иң төп кыйммәтләре булып гаилә, балалар һәм дуслык тора.