2018 нче елның 2 августында Биектау ГХАТ бүлеге бу елда 222нче булып теркәлгэн баланың әти-әнилэрен, Валиев Ильяс Рафинат улы белэн Айсылу Фәнис кызы гаиләсен котлады. 2018нче елның 28 июлендә туган кызга Азалия дигән матур исем кушылды.
222 санында яшерен мөмкинлекләр һәм тигезлек элементлары чагылыш таба. Бу саннарны кушкач гади 6 саны килеп чыга,ә 6 саны үз чиратында ,конфликтларсыз,гаугасыз идеаль гаилә символы булып тора.
2018 елда июль аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 272 яңа туган сабый теркәлгән.
Баулыда яшәүче Мөхәрамә Вәлиева 90 яшьлеген билгеләп үтте. Традиция буенча юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина өенә килеп котлады, чәчәк бәйләме тапшырды һәм ил президенты котлавын укып узды. Мухарама апа бу сүзләрне бик зур игътибар белән тыңлады, хәтта күңеле тулып китте.
3 августа Базарлы Матак авылында яшәүче Гимадиева Зәкия Вазых кызы 90 яшен тутырды. Аны 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасы тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбилярга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Зәкия апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Мәдинә Зиннуровна кышын Алабугада яши, җәен-авылга кайта. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән аның. Колхозда авыр физик хезмәт белән шөгельләнгән. 4 бала тәрбияләп үстергән.
Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расыйх Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренен матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2 августта Алабугада Мешковлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Владимир Михайлович белән Надежда Георгиевнашатлыклы да, кайгыны да бергә кичергәннәр. Балалары, оныклары да гаилә гореф-гадәтләрен дәвам итсеннәр, үрнәк гаилә булып яшәсеннәр.
1 август аенда Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә тугызынчы пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Ленар Инзир улы белән Айгөл Булат кызы Бигмановлар гаиләсен шушы искиткеч, тантаналы һәм үзенчәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!
Июль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 44 сабый теркәлде: 20-малай һәм 24 кыз. Шуларның 14 гаиләдә беренче бала, 17 – икенче, 11 - өченче, 1-дүртенче, 1- алтынчы бала булып туган.
Бу айның иң популыр исемнәре Осман, Тамерлан, Әминә, Алинә, Арина булды.
Иң яшь анага – 21 яшь, иң яшь әтигә 24 яшь, иң өлкән анага 42 һәм иң өлкән әтигә 48 яшь.
2018 елның эссе июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 178 пар үз гаилә берлеген төзеделәр. Күпчелек туйлар тантаналы рәвештә узды.
Ә гаиләдә бала туу – ул иң көтелгән һәм шатлыклы вакыйга.