2019 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә Марковлар Алексей Степан улы һәм Лилия Василий кызы бриллиант туйларын - 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г. Р. Әмирова юбилярларны аларның кунакчыл йортларында котлады.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ветераннар һәм яшь парлар “Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр” акциясендә даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.
2019 елның 25 гыйнвар көнендә Балтач район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, социаль яклау үзәге мөдире А.Ф.Гатиятуллина, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Норма авыл җирлеге вәкиле А.И.Рамазанов Кариле авылында матур итеп гомер итүче Сабировлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар. Газим Сабир улына һәм Зөлфия ханымга район башлыгы исеменнән җылы котлаулар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Сарман авылында яшәүче Фәретдин абый белән Мөслимә апа гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булды. Алар бергә гомер коруларына 60 ел - Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Шул уңайдан аларга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды.
25 гыйнвар көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2 пар үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Кошки-Новотимбаево авылының яңа өйләнешүче Максим һәм Юлия Исаевлар өчен никахларын теркәү чуваш халкының йолалары белән булуы сюрприз булды.
2019 елның 24 гыйнварында Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Инюшин Владимир Игнат улы белән Нина Николай кызының гаилә тормышларына 60 ел тулу уңае белән гаиләне хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Моннан 60 ел элек алар Татарстан АССР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә никахларын рәсми рәвештә теркиләр. Шул гомер дәверендә алар ике бала үстереп, тупланган тормыш тәҗрибәләрен оныклары белән бүлешәләр. Бүлек белгече Трошихина Елена Евгений кызы бу гаиләне чын күңелдән котлап ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды. Шулай ук, инде менә бик матур гореф-гадәт буенча Инюшиннар гаиләсе шушы олы көннең истәлеге итеп Татарстан Республикасы Лениногорск районында гаилә тормышын билгеләп үтүчеләрнең Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар.
2019 елның 24 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа 2019 елның йөзенче пары язылышты – Тимур һәм Айгуль Валиуллиннар.
Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!
2019 елның 24 гыйнварында Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре Низамова Лилия Ильяс кызын дүртенче бала тулу уңае белән котладылар. Балага нур сибүчене аңлатучы Рушания исеме бирелде. Бәхетле ананы котлап, беренче документ- туу турындагы таныклык белән бергә котлау хаты да тапшырылды. Чын күңелдән балага исәнлек һәм бәхетле озын тормыш телибез!
2019 елның 24 гыйнварендә Апас урта мәктәбенең 5 “А” һәм 5 “Б” сыйныфлары укучылары районның ЗАГС бүлегенә килде. Алар биредә барлык бүлмәләр белән танышып чыктылар. Бигрәк тә яшь парлар язылыша торган зал белән кызыксындылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина аларга баланың беренче документы, аның сакланышы турында сөйләде. Эшләрендә зур төгәллек, җитезлек кирәклеген әйтеп узды. Укучылар истәлеккә фотога да төштеләр.
2019 елның 24 гыйнваренда ТР Чистай муниципаль районы “Чистай шәһәре” муниипаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов миграция сәясәте мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” үткәрде. Районның 2018 елгы миграция сәясәтенә йомгак ясалды. ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Наил кызы Җәләлова гражданлык хәле актларын теркәү белән районның милли диаспорасы органнарының үзараэлемтәсенә, чит илләр дәүләтләре катнашындагы никахларны теркәү проблемаларына анализ белән чыкты.