21 апрель – җирле үзидарә хезмәткәрләре көне. Ул 2013 елдан билгеләп үтелә.
Саба районында һөнәри бәйрәм уңаеннан үткәрелгән, муниципаль хезмәткәрләрне хөрмәтләү чарасында, ГХАТ бүлеге баш белгече Вакказова Миләүшә Мөдәрис кызы да бүләкләнде.
Бүген Сарман район мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Илаһи сүз хозурында" бәйгесе узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе тарафыннан Мәгариф һәм Фән Министрлыгы белән берлектә "Минем гаиләм - минем байлыгым" рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Муниципаль этапка 16 мәктәптән йөзгә якын эш кабул ителде.
2023 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булды. Тантананың төп кунаклары булып 50 ел бергә яшәгән Виноградов Александр Алексей улы һәм Надежда Александр кызы булдылар.
19 апрельдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре бүлек урнашкан 19 нчы гасырдагы матур йорт тирәсендәге территорияне төзекләндерү буенча чираттагы өмәгә чыктылар.
19 апрельдә 7 нче гимназиянең унберенче сыйныф укучылары Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлеге кунаклары булдылар. Очрашу «Бәхетле киләчәкнең нигезе буларак гаилә» темасына багышланды.
Күпләр фикеренчә, балаларны тәрбияләү - бик мәшәкатьле эш. Вакыт үзенә калмаячак диярлек. Әмма дөньяның әйдәп баручы югары уку йортларының социологик сораштырулары күп балалы гаиләләрнең иң бәхетле булуын дәлилли. Мондый гаиләләрдә балалар һәм ата-аналар җылы мөнәсәбәтләрдә булалар, бер-берсе турында кайгырталар һәм күңелсезлекләргә зарланмыйлар.
18 апрель көнне Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Түбән Кама педагогика көллиятенең 1 курс укучылары өчен «Гаиләчелек» электив курсы кысаларында дәрес узды. Очрашуның төп идеясе яшьләргә гаилә – бердәм организм дигән фикерне җиткерү иде.
18 апрель көнне "Крепкая семья" партия программасы кысаларында Чистай Никахлашулар сараенда Ксения Тарасованы игезәкләр тууы белән котладылар. Әлеге гаиләдә ул һәм кыз туды.
2023 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы 2023 елның 1 кварталындагы бүлек эшәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.