ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
25 сентябрь  көнне Ютазы районында иң бәхетле 5 семьяга ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Яшь әниләрне  бу тананалы көннәре белән Ютазы районы пенсия фонды мөдире һәм ГХАТ бүлеге мөдире  котладылар һәм аларга  бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар.

Ул көнне яңа туган нәни Камил исемле малайның ата-анасына зур сөенеч булды. Шундый олы тәҗрибәле кешеләрдән, һәм район җитәкчеләрдән  алар “Туу турында таныклык” алдылар һәм изге теләкләргә лаек булдылар. Кич күңелле һәм яраткан артистларның җырлары белән үтте.

Тантанада пенсионный фонд житэкчесе, ГХТА булеге житэкчесе пэм башкарма комитет житэкчелэр. Яшь аналарга балалар зур концерт курсэтте пэм чэчкэлэр белэн булэклэр тапшырылды.


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Наталья Александровна Баранова, мәдәният хезмәткәрләре котлады. Наталья Александровна Россия президенты В.В.Путиннын котлавын укыды, бүләк тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре юбилярга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.Екатерина Иван кызы хезмәт һәм  тыл ветераны, биш балага әни, 17 оныкка һәм 21 оныкчыкка әби.

    Кеше тормышында гомер буена истә калырлык,онытылмас һәм күңелдә җуелмас урын алырлык вакыйгалар әлләни күп булмыйлар. Әнә шул вакыйгаларның иң кадерле һәм истәлекле булганнарның берсе – яшьлек юлында очраган якын кешең белән кавышудыр...
Ил күләмендә 2007 елдан гаиләдәге икенче бала өчен гамәлгә кергән «Ана капиталы»ннан районда инде 884 гаилә файдаланды. Дәүләт программасында катнашып,  710 гаилә аны алып, законлы төстә файдаланырга да өлгерде, бик күпләр акчасын торак шартларын яхшыртуга, яңа йорт салуга тотты. Бу ел башыннан 75 яшь әнигә тантаналы шартларда сертификатлар бирелде. 23 сентябрьдә район хакимиятенең кече утырышлар залында «Ана капиталы» сертификаты районның тагын 5 яшь әни кулына тапшырылды. Вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Сәлахов, район Пенсия Фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров, гражданлык актларын теркәү район бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина икенче балаларын тапкан яшь әниләр-Апастан Ләйсән Гайфетдинова, Гөлчәчәк Сибгатуллина, Аюкөйдергәннән Альбина Гәрәева, Акхуҗадан Валентина Абзалова, Кызылтаудан Гөлнур Ногмановага истәлекле бүләкләр дә бирделәр. Яшь гаиләләргә бәхетле озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек-тигезлек теләделәр.
2014 нче елның 23 сентябрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Кама арты” сату-сәнәгать палатасының туй мәҗлесләре оештыру Ассоцияциясенең әйдәп баручы белгечләре, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Б.И. Махотина, бу юнәлештәге берләшмәләр белән эшләү Департаменты директоры А. А. Курамшина, туй индустриясе өлкәсендә әйдәп баручылар Ассоцияциясе рәисе Р.Миңнемуллин катнашында эшлекле очрашу узды.
Һәркем өчен көз мул уңыш, җәйге кызу эш көннәреннән соң килгән  яңа тормыш һәм үзгәрешләр белән тиңдәшләнә. 2014 нче 24 нче сентяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды.  Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар да үзләренең “мул уңышлары”,  яңа хис-тойгылары белән уртаклаштылар. “Әбиләр чуагының” күркәм көннәре ата-аналарның кәефләрендә сизелми калдмады.

24 сентябрь Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Югары Ослан  урта  белем бирү мәктәбе”нең 10-11 сыйныф укучылары белән очрашуы узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова   ГХАТ бүлегенең  эшчәнлеге,бу елның  8 аенда теркәлгән статистика мәгълүматлары белән таныштырды, аларга никахлашу залын күрсәтте. Шулай ук  бу залда бергә парлап озын гомер кичерүче парлар өчен тантаналы  төстә чаралар үткәрелүе,ана капиталы сертификаты, 14 яшь тулган Россия гражданнарына тантаналы төстә паспорт  тапшылулары турында сөйләде. Балалар архив белән таныштылар,анда йөз  ел буе сакланган  гражданлык актлары теркәлгән китапларны карадылар.Укучыларда аеруча  гражданлык акты теркәлгән китаплар кызыксыну уятты,алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Очрашу азагында югары сыйныф укчылары ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә үзләренең  бу очрашудан бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алуларын  әйтеп аларга  рәхмәтләрен җиткерделәр.

      2014 елның 24 сентябрь Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында шәһәребезнең  48 гаиләсе өчен  зур бәйрәм узды.

        Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында  Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе башлагы Рәвилә Гыйльметдин кызы Зарипова катнашты. Яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International