2014 нче елның 23 сентябрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Кама арты” сату-сәнәгать палатасының туй мәҗлесләре оештыру Ассоцияциясенең әйдәп баручы белгечләре, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Б.И. Махотина, бу юнәлештәге берләшмәләр белән эшләү Департаменты директоры А. А. Курамшина, туй индустриясе өлкәсендә әйдәп баручылар Ассоцияциясе рәисе Р.Миңнемуллин катнашында эшлекле очрашу узды.
Әлеге очрашу Ассоцияциянең эшчәнлеге һәм киләчәккә булган планнары белән танышу максатыннан чыгып оештырылды. Кияүләр һәм кәләшләр мәктәбе проекты концепциясен проект җитәкчесе Д.Федоров тәкъдим итте.
ГХАТ идарәсе башлыгы Б.И. Махотина очрашуга килгән кунакларның сорауларына җавап бирде, реклама характерындагы басма китаплар тарату, Түбән Кама ГХАТ бинасында гаилә мәҗлесләре үткәрү нечкәлекләренә тукталды.
Эшлекле сөйләшү барышында Ассоцияция әгъзалары Түбән Кама шәһәренең истәлекле урыннары картасын булдыру тәкъдиме белән чыктылар.
Туйлар индустриясе Ассоцияциясе белән Түбән Кама ГХАТ идарәсе алга таба да бергә эшләргә, үзара тыгыз бәйләнеш юлларын табарга сүз куештылар.