ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Шавалеева Альбина Рафаил кызы Бөтенрәсәй демографик программасының "Син үзең генә түгел" проекты буенча түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясады.

Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 100-нче сабый туды. Кирягиннар гаиләсенә дә уллары Кирилл тууы уңаеннан туу таныклыгы тапшырылды. ЗАГС бүлеге әти-әниләрне сабыйлары тууы белән тәбрик итте.

Республика халкын һәм килгән кунакларны Халыкара гаилә көнен бәйрәм итәргә чакырабыз.


12
май, 2015 ел
сишәмбе

 2015 елнын 8 маенда Спас районы Болгар шәхәрендә балалар китапханәсендә паспортлар тапшыру тантанасы булды.


11
май, 2015 ел
дүшәмбе
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре дүрт яшь пар белән берлектә Мәңгелек Ут мемориалына чәчәкләр куюда катнашты. 

10
май, 2015 ел
якшәмбе

Яңа Чишмә районы ГХАТ бүлеге мөдире А.Р.Мирҗякупова Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында яшәүче сугыш ветераны Салахов Мәхмут абыйны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады . Исәнлек-саулык, тыныч һәм якты тормыш теләде.

   9 май 2015 көнне ГХАТ идарәсе МКУ белгечләре “Җиңү бәйрәмендә” катнаштылар. 

Галәм яктырып, җылынып китте. Күк йөзендә тагын бер йолдыз балкып яна башлады.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 101-нче баланы теркәү уңаеннан әти-әнисен тантаналы шартларда тәбрикләде һәм йомшак уенчык бүләк итте.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан Сарман муниципаль районында укучыларга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.

2015 елның 10 маенда Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә бию балы узды. Балда 50 дән артык кеше катнашты – “Новый город” борынгы бию клубы, “Гармония” студиясе, Түбән Кама, Йошкар –Ола, Санкт-Петербург кунаклары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International