10 ноябрь көнне Ушияровлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте. Мәүлимән Гаян улы һәм Мөнзия Әвхәт кызы бергә 55 ел гомер итәләр. Күркәм парның мәхәббәт тарихы 1964 елда – Башкорт АССРның Аскын районы Кубияз авылында башлана. Ул вакытта яшьләр Башкортстанның төрле авылларында яшиләр. Чибәр сынлы һәм тыйнак кыз Мөнзиянекияүнең туган апасы бик ошата һәм яшьләрне таныштыра.
2019 елның 9 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Цыкуновлар Михаил Иванович һәм Нина Владимировнаны алтын туйлары белән котладылар.
2019 елның 9 нчы ноябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идәрәсендə лайф-коучинг форматында психолог белән әңгәмә үтте.Әлеге яңа һəм кызыклы форматта дəреслəр үткəрү – кияүһəм кəлəшлəр белəн аралашуның бер ысулы.
2019 нчы елның 9 нчы ноябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə яшь парлар өчен туй алды киңəшлəре бирү очрашуы үтте.
Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү күптән күркәм традициягә әверелде. 2019 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Бойкачев Владимир Василий улы белән Любовь Филипп кызын Алтын юбилей белән котладылар.
Сарман районы Сарман авылында яшәүче Мусиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. "Ныклы гаилә" һәм "Мәхәббәт юлы буенча" федераль һәм республика проектлары кысаларында юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
2019 елның 8 ноябрендә Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре 2000 бала тууын теркәде. 2019 елның 29 сентябрендә Такабаев Ринат Кәшиф улы һәм Черемисина Дарья Евгений кызы гаиләсендә уллары туган, аны Алишер дигән матур исем белән атаганнар.
2019 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан, ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Чистай Никахлашу сарае аерым кунаклар- Россиянең 14 яшькә җиткән яшь гражданнары, аларның әти – әниләре өчен үз ишекләрен ачты.
Бөтен гаилә бергә җыела торганда матуррак нәрсә булырга мөмкин?
2019 елның 7 ноябрендә, киртәләренә, әти-әниләрен Николай Николаевичны һәм Ольга Львовнаны 50 ел бергә гомер итүләре белән котларга иң якын кешеләре килде. Казахстаннан кызы Светлана, ә улы Лев Мәскәүдән.
2019 елның 7 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Хайруллиннар гаиләсенең алтын туй тантанасы булып узды.