ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 25 мартында чит ил дәүләтләре территориясеннән тууны, аерылышуны, өзелүне, туганнарының үлүен, яисә аларны тузганлык (укылмау) белән бәйле рәвештә алыштырырга теләүче затлар өчен документлар таләп итүнең хокукый мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узды.

ЗАГС идарәсе эшчәнлегендә ведомствоара хезмәттәшлек өстенлекле юнәлешкә ия.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Март аенда Люция Миргасим кызы һәм Салих Шәмсиевич үзләренең тату гаиләләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Юбилярлар – тамырлары белән бөгелмәлеләр. Булачак ир һәм хатын кечкенәдән таныш була, алар бер урамда яши. Салих Люциядән 5 айга кечерәк була, шуңа күрә мәктәпкә бер елга соңрак китә. Люциянең әти-әнисе аңа кызларының әлифбасын тапшыра. Балалар арасында дуслык шулай бәйләнә. Вакыт бара, яшьләр кабат дусларын армиягә озату мәҗелесендә очраша. Салих Люцияне өенә озатырга тәкъдим итә. Шул вакыттан бирле яшьләр арасында мәхәббәт кабына. Өч елдан соң, 1971 елда никахларын Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында теркиләр.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игьлан ителде. Балтач районында дустанә мөнәсәбәттә удмурт, мари, татар, рус халкы яши. Балтач ГХАТ бүлегендә 2021 елның март аенда удмурт, мари йолалары белән үрелеп барган никахлашу тантаналары узды. Бүгенге көндә яшьләрнең үз халкының йолаларын белүе бик куанычлы күренеш. Яшь гаиләләргә бәхет, шатлык, сәламәтлек белән гомер итүләрен телибез, үзләреннән соң киләчәк буынга да гореф-гадәтләрен мирас итеп тапшыруларын теләп калабыз!


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Игезәк малайлар Яңа Шигали авылыннан Галиевлар гаиләсендә туа. Алар ирле-хатынлы булып алты ел бергә гомер кичерәләр һәм бу бәхетле мизгелләр алар өчен күптән көтелгән вакыйга. Руслан һәм Луиза улларын Марк һәм Родион дип атадылар.


20
март, 2021 ел
шимбә

Ел саен 20 мартта җирнең төрле почмакларында Халыкара бәхет көнен билгеләп үтәләр. Ул БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан җир шарында яшәүче барлык кешеләр өчен дә бәхет турындагы хыялның уртак булуын хуплау өчен оештырылган бәйрәм. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. 20 март көнне барлык кешеләр өчен дә тигез хокукны символлаштыручы язгы көн тигезлеге башлана. Бу көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар үзләренең никахларын теркәделәр.

2021 нче елның 20 нче мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар белән "тере" дәресләр яңартылды.

2021 елның 20 мартында бөтен дөньяда Бәхет көне билгеләп үтелә.


19
март, 2021 ел
җомга

2014 елның 18 мартында Мәскәүдә РФ составына ике яңа субъект - Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре керү турындагы килешүгә кул куелды,шулай ук Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү елында, 2021 елның 19 мартында Чистай Никахлашу сарае 14 яше тулган Россиянең махсус кунаклары-яшь гражданнары, шулай ук аларның әти – әниләре өчен ишекләрен ачты.

2021 елның 19 мартында Күпмилләтле Россия Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International