Ул көнне яңа туган нәни Камил исемле малайның ата-анасына зур сөенеч булды. Шундый олы тәҗрибәле кешеләрдән, һәм район җитәкчеләрдән алар “Туу турында таныклык” алдылар һәм изге теләкләргә лаек булдылар. Кич күңелле һәм яраткан артистларның җырлары белән үтте.
Тантанада пенсионный фонд житэкчесе, ГХТА булеге житэкчесе пэм башкарма комитет житэкчелэр. Яшь аналарга балалар зур концерт курсэтте пэм чэчкэлэр белэн булэклэр тапшырылды.
Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Наталья Александровна Баранова, мәдәният хезмәткәрләре котлады. Наталья Александровна Россия президенты В.В.Путиннын котлавын укыды, бүләк тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре юбилярга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.Екатерина Иван кызы хезмәт һәм тыл ветераны, биш балага әни, 17 оныкка һәм 21 оныкчыкка әби.
24 сентябрь Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Югары Ослан урта белем бирү мәктәбе”нең 10-11 сыйныф укучылары белән очрашуы узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге,бу елның 8 аенда теркәлгән статистика мәгълүматлары белән таныштырды, аларга никахлашу залын күрсәтте. Шулай ук бу залда бергә парлап озын гомер кичерүче парлар өчен тантаналы төстә чаралар үткәрелүе,ана капиталы сертификаты, 14 яшь тулган Россия гражданнарына тантаналы төстә паспорт тапшылулары турында сөйләде. Балалар архив белән таныштылар,анда йөз ел буе сакланган гражданлык актлары теркәлгән китапларны карадылар.Укучыларда аеруча гражданлык акты теркәлгән китаплар кызыксыну уятты,алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Очрашу азагында югары сыйныф укчылары ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә үзләренең бу очрашудан бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алуларын әйтеп аларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
2014 елның 24 сентябрь Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында шәһәребезнең 48 гаиләсе өчен зур бәйрәм узды.
Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе башлагы Рәвилә Гыйльметдин кызы Зарипова катнашты. Яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде.