ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга

    2015 елның 11 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 3000 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Ершковларның яшь гаиләсе иреште.

11 нче сентябрь көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә  4  пар никахларын теркәде. Яшь гаиләләр   һәм аларның кунаклары  чит кешеләр  кайгысына  битараф калмадылар,  балалар хосписы  пациентлары  фондына үзләренен өлешләрен керттеләр. Олы йөрәкле булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

           2015 елның 11 сентябрендә Чистай никахлашу йортында Чижун Екатерина Валерьевна белән Исламов Артем Илшат улының никахлары теркәлде. Яшь парлар "Сөюче йөрәкләрдән игелекле эшләр өчен" дигән шәфкатьлелек акциясендә катнаштылар. Барлык җыелган акча Казанның балалар хосписына җибәреләчәк.

        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2015 нче елның 11 сентәберендә Зәй шәһәренең татар гимназиясендә  ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина һәм “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү  үзәге психологы Юлия Комиссарова тарафыннан “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде.

ЗАГС бүлеге белгечләре "Гаилә сагы" акциясен дәвам итәргә булдылар Һәм илебезнең яңа гражданнарга үз гаилә сагларын тапшырдылар. Шул ук вакытта “Ак Барс-Мед” медицина белгече И.В.Черноталова тарафыннан медицина полислары бирелде. Яңа туган балаларга һәм әти-әниләрегә белгчеләр чын күңелдән саулык-сәламәтлек, озын һәм тыныч тормыш теләделәр.

  2004 елдан бирле Татарстанда “Нечкәбил“ - “Татарстан гаиләләре фестивале“ үткәрелә. Әниләр һәм гаиләләрне данлаучы әлеге бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Рөстәм Миңнеханов яклавы астында үтә.


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Шәйхетдинов Руслан белән Алия гаиләсендә икенче шатлык – икенче кыз бала дөньяга килгән. Балага Лилияна исеме бирелеп беренче документ - туу турындагы таныклык тапшырылды. ГХАТ бүлеге белгече Шәфикова Л.А. документ белән бергә гаилә сакчысы тапшырды. Гаилә сакчысы Лилиянаны һәрьяклап саклар һәм яхшы гамәлләр генә кылырга өндәр дип ышанып калабыз.

ГХАТ бүлегенең баш белегече Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле  гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.

Аларны  ике гаилә – Биектау авылыннан Эльза Гәрәева һәм Әлфия Хәмәтова алды.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасының Биектау районындагы Идарәсе начальнигы  Эльмира Кәримова сертификатлар тапшырды, ЗАГС бүлеге начальнигы Нурзидә Җиһаншина   гаиләләрне шушы вакыйга белән котлады, аларга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм иминлекләр теләде. Дәүләтебез сәясәтендә гаиләләр иминлегенә, балалар тууга  зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте.

Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 200-нче сабый туды. Кораблевлар гаиләсенә тантаналы төстә – Кораблев Арсений Константин улына туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International