ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2016 ел
шимбә

Лаеш муниципаль районы Лаеш шәһәрендә 2016 елның 30 апрель  көннендә “Парклар һәм скверлар көне” үткәрелде.

          Чара барышында оешмалар арасында балалар өчен конкурслар һәм бәйрәм концерты үткәрелде. ГХАТ бүлеге бу чарада катнашты.

Язгы изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы “Изге Татарстан” акциясе кысаларында Лаеш районы ГХАТ бүлеге үзенә килүчеләр өчен “Изге эшләр ромашкасы” әзерләделәр. Һәрбер катнашучы киләчәктә үзе башкара алырлык изге теләкләр белән үз таҗын сайлап алды. Ул өлкәннәргә ярдәм итәргә, үзенең йорт янында тәртип оештырырга, якын кешегә җылы сүзләр әйтергә, әти-әниләргә шалтыратырга, авыру балаларга булышырга “Изгелек” сүзе белән смс җибәрергә тиеш.

               ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә, 30 апрель көнендә Вахыйтов Марат Мәсхүт улы белән Әлфизә Әлфис кызының язылышуларына 20 ел тулу уңаеннан “Фарфор туй”ларын билгеләп үтү тантанасы уздырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан юбилярларга күпләгән котлау сүзләре җиткерелде һәм юбилей таныклыгы тапшырылды. Юбилярлар шулай ук бу көннең истәлеге итеп, почет кенәгәсендә дә үзләренең имзаларын калдырдылар.

Туй – язмышларын бергә бәйләргә теләгән яшь парларның тормышында иң якты вакыйгаларның берсе. Бу көнне яшьләр бер-берсенә карата булган хисләренең тирәнлегенә чын-чынлап ышаналар, әлеге тойгыларны хәтерләрендә әле озак еллар сакларга телиләр.


29
апрель, 2016 ел
җомга

     Биектау районы Коркачык авылында яшәүче Таипова Кәүсәрия Мортаза кызын 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, Коркачык җирле үзидарә җитәкчесе Рәнис Салихҗанов һәм “Өмет” социаль үзәгенең җитәкчесе Рафис Гарафиев котладылар.

Питрәч телевидениясе яңа конкурс игълан итә. Һәр гаилә үзләренең очрашу тарихы, балалары турында һәм гаиләләре турында кызык итеп язарга тиешләр. Җиңүче гаиләне Питрәч телевидениясендә күрсәтәчәкләр.

Бүлек хезмәткәрләре 9 Май - Җиңү бәйрәме уңаеннан Георгий тасмалары өләштеләр һәм якыннарга, туганнарга, дусларга җылылык һәм изгелек теләп калдылар.

Ватан турында җырлар, халык биюләре,төрле күренешләр бу көнгә каршы шигырьләр, килгән фольклор коллективларының чыгышлары тамашачылар һәм жюри хөкеменә тәкъдим ителде. Сөнчәле авыл җирлеге  сәхнәгә чуваш туен һәм ата-ана өеннән кәләшне озату фрагментын алып килгәннәр. Фестивальдә җиңүчеләр аталды. Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының хезмәткәрләре, район үзәк хастаханәсе һәм Беловка авыл җирлеге беренчелекне алдылар.

 

ГХАТ бүлегенең баш белегече Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле  гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.

4260г. авырлыгындагы бу баһадирның дзюдо буенча СССР спорт мастеры, иң югары категорияле тренер гаиләсендә дзюдо буенча Европа чемпионаты алдыннан тууы символикалы. Яңа туган сабыйга нык сәламәтлек телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International