29 апрель көнне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 10 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды

2016 елның 29 апреле, җомга

ГХАТ бүлегенең баш белегече Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле  гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.

Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

Шулай ук Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова  гаиләләрне бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм Мамадыш районында яшәүнен перспективалары, дәүләт тарафыннан башкарыла торган чаралар белән таныштырды.         

Бәйрәм ахырында Фәния  Гаязова  ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына тагын бер тапкыр җылы теләкләрен җиткереп, барысын да истәлекле фотога төшәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International