2023 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 200 нче сабый тууы теркәлде. Бу Якубовлар гаиләсендә өченче бала. Аңа әти-әниләре Саидә исеме кушканнар.
Аларның иңнәрендә инде үткән таулар бар, алар бәхет һәм шатлык, киртәләр һәм авырлыклар, бергә көлү һәм күз яшьләреннән тора. Һәм бу юбилярлар кулларын тотып бергә үтәләр. Юбилярлар белән бергә тантанага балалары, оныклары Һәм оныкчыклары да килде.
2023 елның 13 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 500-нче парның никахын дәүләт теркәве үтте.
Әлмәт муниципаль районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары С.В. Лаптева, район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г. Р. Әмирова, мәгариф идарәсе башлыгы И. А. Павловская, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Әлмәт территориаль оешмасы рәисе А. Х. Хәйретдинов катнашында шәһәр күлендә уртак тормыш юбилярларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.
12 июльдә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты утырышлар залында «Татарстан Республикасының гаиләне, ананы һәм балаларны яклау үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре катнашында «Ана, ата, балаларны яклау, абортларны профилактикалау һәм гаилә кыйммәтләрен саклау» темасына түгәрәк өстәл узды.
2023 елның 29 июнендә Утробиннар гаилә тормышының бриллиант юбилеен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбилярларны өйләренә барып котлады.
12 июльдә Түбән Каманың Никахлашу сараенда Лозовик гаиләсенең 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды.
12 июльдә Дәүләт Думасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган Россия федераль округларыннан килгән педагог гаиләләре белән очрашу узды. Аның инициаторы булып Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча парламент комитеты чыкты.
Бүген Сарман авылында яшәүче Абүзәр һәм Гөлнур Хөсниевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады.
08 июльдә Россиядә иң гүзәл, матур бәйрәмнәрнең берсе - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәм ителә.