Элек-электән кияү белән кәләшне, туган-тумачалары икмәк яисә чәк-чәк белән каршылаганнар. Бу исә ике гаиләнең узара туганлашу, якынлашу билгесе булып торган.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү секторы, яшь гаиләләрең никахларын тантаналы рәвештә рәсмиләштергәндә, элек-электән килгән гадәт буенча яшь парларга чәк-чәк тәкъдим итү элементын куллана. Бер-берсенә чәк-чәк кебек тәмле телле, ләкин тормышның чәк-чәк кебек уалучан булуын да искәртеп, яшьләргә бер-берсен туй күчтәнәче чәк-чәк белән сыйларга тәкъдим итә.