Булачак әниләр белән очрашу

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

2023 нче елның 27 нче июлендә Нурлат шәһәрендә Никахлашу сараенда булачак әниләр белән очрашу узды. Әлеге очрашуда яңа туган балаларны «Суперсервис» аша теркәп булуы, ягъни Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алулары турында сүз барды. ТР буенча социаль фонд бүлеге баш белгеч-эксперты Лизунова Елена Олег кызына, Нурлат районындагы ТР матди ярдэм үзәгенең 33 нче бүлек мөдире Сараева Рәшид кызына, ГАТБ бүлеге белгечләренә әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Яшьләр күп балалы гаилә статусы, бала тудыру бүлегеннән чыгарганда бүләк комплектларын алу, декрет ялына чыгу буенча пособие билгеләү турындагы сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International