Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашында чираттагы утырыш узды. Ул урта һәм кече эшмәкәрлекне җәелдерү, аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча район башкарма комитетының эшчәнлеге, муниципаль хезмәттә Закончалыкларның үтәлеше, керемнәр, мөлкәт турында мәгълүмат тапшыру нәтиҗәләре, комиссиянең эшчәнлеге, гражданлык актлары халәте мәсьәләләрен үз эченә алды.
2017 елның 21 июленнән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен уздырыла торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" исемендәге хәйрия акциясе башланды.
20 нче июльдә С. Гассар исемендәге мәдәният йортында «Мисс Менделеевск-2017» конкурсының финалы узды. Анда иң матур һәм иң сәләтле 8 кыз катнашты.
2017 елның 20нче июль Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 4 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Руфина Шпартун – 17 июль көнендә дөнья күрде.
Сарман районы Петровский Завод авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улына 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина тәбрикләделәр. Фәрит Мөнәвирович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә кунакта искиткеч пар - алтын юбилярлар Корольковлар булды. Менә 50 ел инде Борис Михайлович белән Мария Спиридоновна тормыш буйлап кулга-кул тотынышып бара. "Бер-берегезне 50 ел элек кебек үк яратасызмы?" - дигән сорауга алар, бер дә уйланмыйча: "Әйе!" - дип җавап бирделәр. Корольковлар ныклы һәм тату гаилә үрнәге булып торалар.
2017 ел - Россия ГХАТ булеге оешканга 100 ел тула, шул уңайдан Республикада “Гражданлык хәле актларын теркәү тантасын иң яхшы алып баручы” конкурсы үткәрелде.
2017 елның 19 июлендә Яңа Чишмә районында шушы конкурсның зональный этап узды. 10 район арасында Балык Бистәсе муниципаль районының ГХАТ булеге мөдире Миляуша Зарипова, татар телендә иң яхшы алып баручы булып билгеләнде.
Татарстан Республикасында «Чиста елгалар» акциясе үткәрелү сәбәпле, 2017 нче елның 19 нчы июль көнендә Саба муниципаль районында «Чиста елгалар» акциясе үтте. Акциядә Саба муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Тирә-юнебез чүп-чардан чистартылды. Һава торышының яхшы булуы эшләргә тагын да көч бирде, кәефне күтәрде.
2017 елның җәй челләсендә Буа районы Кыят авылында, яңа яшь Чебатов Алексей һәм Крестина гаиләсе туды. Күптән килгән трацициясе буенча яшь гаилә шул авылның Яшьләр паркында үзләренең агачларын утыртып һәм бәхет йозагын элделәр.
Баулы районы Кызыл Яр авылында яшәүче Мәгъсүмә апа Фатхелзинанова юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветераны Мәгъсүмә Кашап кызы лаеклы ялга кадәр "Баулынефть” идарәсендә эшләгән. Ике бала тәрбияләп үстергән, бүген 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы уңышларына сөенеп яши.