2020 елның 02 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре никахларын бу ел башында теркәгән кәләшләрнең иң сирәк исемнәрен атадылар.
2020 елның 2 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат исемнәрен атадылар.
Март аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 12 сабый тууы теркәлде:7 малай һәм 5 кыз. Шуларның 4 се гаиләдә беренче бала, 2 – икенче, 5 - өченче, 1-дүртенче бала булып туган.
Тантаналы рәсмилләштеру район мәдәният клуб бинасында уза.
Иң яшь кияугә 23 яшь, ин яшь киленгә – 19 яшь. Иң олы яшьтәге кияу - 60 яшь, иң олы кәләш – 67 яшь.
Барлык яшь гаиләләргә чиксез бәхет, матур гаилә тормышы телибез!
«Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуын булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарының 7 пункты нигезендә 2020 елның 30 мартыннан санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, тууны, үлүне һәм гаилә законнары нигезендә махсус шартлар булганда гына никах төзүне дәүләт теркәвенә алудан тыш, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу туктатылды.
Ул Артур һәм Лилия Мельниковлар гаиләсендә дөньяга килгән кыз. Әти-әнисе аңа Рената исеме бирергә булган. Аларны бу гаилә көне белән котларга туганнары гына түгел, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Михайлова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Римма Буланова да килгән иде.
2020 елның 28 март аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 5 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Копылов Вячеслав Иван улы һәм Алёна Юрий кызы гайләсендэ булды.Балаларга матур Глеб һәм Назар исеме кушылды.
Коронавирус йогышын (2019-nCoV) тарату буенча чаралар күрү максатыннан Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, Аксубай үзәк район хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе белән берлектә булачак әниләрне бергәләп кабул итте. ГХАТ бүлегенең баш белгече пациентларга туу турында гаризаны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирү тәртибе һәм өстенлекләре аңлатылды.
2020 нче елның 25 нче мартында Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 60 ел инде кулга-кул тотынышып Белов гаиләсе Василий улы Николай һәм Константин кызы Галина бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Беловлар гаиләсе үзләренең төп тормыш бурычын үтәделәр – гаилә төзеп аны саклап калып тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга да карамастан, үз йөрәкләрендә җылылык саклый алдылар. Аларның күңел җылысы, игелеге һәм сөйкемлелеге балаларына, оныкларына, танышларына да җитә.
Биектау районы ГХАТ бүлегендә Усады авылында яшәүче Николаевлар Евгений һәм Надежда гаиләсе сегезенче балаларын теркәделәр, кызга матур рус исеме Любовь дип куштылар . Кече сеңелләрен өйдә баш апасы һәм ике абыйсы көтте.